+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2021, 09:25

Штрих-код хаталану ихтималлыгын булдырмый

Благовар районының Языково дәваханәсе лаборатория өчен термопринтерлар куллана башлады.

Штрих-код хаталану ихтималлыгын булдырмый
Штрих-код хаталану ихтималлыгын булдырмый

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклау нигезендә бердәм санлы контурлар булдыру" төбәк проекты кысаларында Благовар районы Языково үзәк дәваханәсендә лаборатория өчен термопринтерлар урнаштырылган.

Биоматериалны алганнан соң, пробиркага пациент һәм аның тикшеренүе турында кирәкле мәгълүмат булган уникаль штрих-код ябыштырыла.

- Пробиркаларны болай штрих-кодлаштыру биоматериалның уникаль идентификациясен тәэмин итә һәм пробирканың очраклы алмаштыру ихтималлыгын бөтенләй булдырмый, шулай ук эш тизлеген арттырырга һәм пациентны ялгыш идентификацияләү куркынычын минимальләштерергә мөмкинлек бирә, - ди баш табиб Алмаз Заһидуллин.

Фото: Благовар районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: