+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2021, 09:15

Егетлегеңне беләсең килсә, җирдә эшләп кара

Олуг галим безне туендыручы туфракны Җир-анага тиңли.

Егетлегеңне беләсең килсә, җирдә эшләп кара
Егетлегеңне беләсең килсә, җирдә эшләп кара
Үзен кайчан да булса очратмасаң, күрешеп-исәнләшеп йөрмәсәң дә, танышым дип ныгытып әйтерлек кешеләр була бит. Яшең олыгаюга эчең пошса да, еллар үтүгә бәрабәр дусларыңның арта баруы — күңелсез тормышыңда бер шатлык. Ходай сәләт бирмәгәч, бик ашкынсам да, гармунда уйнарга тәки өйрәнә алмадым. Ах, гармун күреген киереп тартып уйнап җибәрүләре! Уйный белүче кешене күккә күтәрәләр инде. Тавыш юк, әмма башкалар көй сузганда үземнең дә йөрәк сайрагандай...

Менә Фәнгать Хаҗиев белән даваханәдә очраклы гына тап булышу, табибларның хәстәрлегеннән арынган араларда гына сөйләшү, Фәрдүнә ханым кайнатып өлгергән хуш исле каһвәне эчеп хозурлану – кырыс тормышның усаллыгын, бәлки, вак кына күренгән шушы нәрсәләр йомшартадыр?
Биология фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Хаҗиевның безне бар иткән һәм туендыручы туган җир белән бер тормышта яшәве гаҗәпләндермәс. Балтач — соры, көлсу туфраклы як, ашлык чәчәр, печән чабар, мал көтәр урыннар шактый гына булса да, ул игенчелеккә дәгъва итми. Ит-сөт, яшелчә-җимеше, балы, әлбәттә, күпләрне көнләштерерлек. Урманлы төяк үзе бай як дип санала аладыр.
 
Фәнгать Хәмәт улының биология гый­леменә тартылуы һәм бу юнәлештә сокланып сөйләрлек уңышларга ирешүе, минем карашка, очраклы хәл түгел. Мәгълүмдер, биология фәне тере табигатьне һәм анда кайчандыр булган һәм хәзер дә бар тере җаннарны, аларның тәгаенләнешен өйрәнә. Ә җир-сусыз тереклек ярала һәм яши аламы соң?
Әгәр инде, абстракт фәлсәфәне читкәрәк куеп, гади тормышка әйләнеп кайтканда, Фәнгать Хаҗиевның кендеге тумыштан ук авыл, җир, туган якның эчеп туйгысыз сулары, тынны һәрчак иркенәйтер һавасы белән тоташканлыгын күрербез.
 
Фәнгать Хәмәт улы белән сөйләшүе рәхәт ул, бәгъзе берәүләр кебек йомылып, әйтер сүзен сыгып кына чыгарып интектерми. Әле дә Балтач, Ялангач дигән атамаларның телдән ычкынуы булды, абзыебыз, гүя, бала чагына, яшьлегенә әйләнеп кайтты. Күңелдәге йөзгә чыга, күзләрдә чагыла бит. Олыгайгач та адәм баласы үткән гомере, ел-ел булып хәтердә уелып кала торган тормыш баскычлары белән яши. Менә әле дә Фәнгать Хәмәт улы туган якларының җир-суын, чыршы урманнарын, җимешеннән иелеп утырган шомыртларын, елга ярларын каплап үскән кура җиләген әллә күргәндәй, әллә тәм­ләгәндәй булды, күзләрен йомып, беразга тынып калды.
Фәнгать абыйның туган авылы – Ялангач. Сәеррәк ишетелгән бу атаманы бирүгә кем дәрт иткәндер, анысын тарихчыларга калдырыйк. Әмма Хаҗиевның күңел хәтере Бүләк авылын оныта алмый.
 
Онытырлыкмы соң? Утызынчы еллар азагында аңа Фәнгать абыйның әтисе Мөхәммәтситдыйк нигез сала. Дәртле генә авыл була ул. Биредә иркенләп яшәү өчен табигать һәммәсен дә биргән. Мал тотам, дисәң — печән-көтүлекләр, тәм-том өчен — җимеш-җиләге, елгаларда — эркелеп йөргән балык. Тукайның мактаулы Кырлаеннан һич кайтыш түгел, валлаһи. Ә хәзер Бүләк кайда? Нигезләнүенә җитмеш-сиксән ел да тулмады, аны хәтергә алганда “иде” дигән үткән заман формасы килә дә кысыла. Җырда әйтелгәнчә, “бара гына идем, әй, юл белән, юлгынаем китте кул белән”, – дигән кебек, Бүләк авылының тарихы да кыска, аянычлы булып чыкты. Кайчандыр сөреп, ашлык чәчкән басуларны әрсез куак-агачлар, чүп үләннәре басты. Төпкелдә булгач, Бүләккә юллар да өзелде. Тормыш кайнап торган авылда бушаган өй тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылды. Үлгән авыл... Моны аңлаган кемнең генә йөрәге сызламасын!
Тарихы гасырлар белән исәпләнгән авыллар бар, ә бәгъзеләрнеке, Бүләк кебек, бер кешенең гомеренә дә чак җитеп кала. Ләкин кеше гомерен уздырган еллар белән генә санау дөресме икән? Аны санау һәм бәяләү өчен, бәлки, бүтән үлчәмнәр кирәктер.
 
Фәнгать Хаҗиевны яшьтәшләре арасыннан аерырга теләүдән түгел. Ул үзе сөйләшкәндә сүзне, башлыча, әти-әнисе, туганнары, балалары тирәсендә йөртә. Әтисе Мөхәммәтситдыйк абзый белән әнисе Җәүһәрия Локманхәким кызы Ходай биргән зиһен, егәрлек нәтиҗәсендә сынык икмәксез утырмаганнар. Мәдрәсә белеме белән булса да, Мөхәммәтситдыйк Хаҗимөхәммәт улы колхозда исәп-хисап эшен дә алып барган, дөньяны бөтен итеп алып баруга дәртен һичкайчан сүрелтмәгән. Шундый җитез куллы кешеләр элек-электән тотып торган да инде авылның тормышын. Җәүһәрия Локманхәким кызына язмыш белем алу форсатын бирмәгән. Бәлки, шуңадыр, өлкән Хаҗиевлар балаларының белемле булуын бик тә нык теләгән.
 
Әйткәндәй, ата-ана теләген Ходай кабул кылмый калмый. Фәнгатьнең балалык еллары Бүләк авылында үткән, арытаба инде Тучыбай һәм Югары Кансөяр җидееллык мәктәпләре, Штәнде урта мәктәбе. Кансөяр һәм Штәнде мәктәпләрен “бик яхшы” билгесе белән тәмамлау­чыларның тәүгеләре исәбендә – Фәнгать Хаҗиев. Һәр җәйге каникул көннәрендә колхоз эшенә йөрү дә үсмерне авыл мәшәкатьләреннән ялкытмаган. Киресенчә, табаны белән җир җылысын тоеп үскән кеше аның хәленә һичкайчан битараф булмас.
1955 елда Фәнгать Казан дәүләт уни­верситетының биология-туфракны өйрәнү факультетына керә. Әйткәндәй, башкортлар арасыннан беренче фән докторы Кадыйр Тимергазин да фәнгә башлангыч адымнарын бу университетта, җаны тарткан юлга төшкәнгә кадәр, геология-биология фа-культетының терлекчелек бүлегендә ясаган. Бу җәһәттән Фәнгать Хаҗиев белән Кадыйр Тимергалинның язмышларында охшашлык та бар. Биш ел үтүгә, Фәнгатьнең кулында – агрохимик дипломы. Легендар университет тапшырган диплом, дип тә өстик.
 
Вуздан соңгы башлангыч елларын Хаҗиев Пермь өлкәсендә, Казанда, Башкорт авыл хуҗалыгы институтында эшләгән. 1963 елда Фәнгать Хәмәт улын СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиа­лының Биология институты аспирантурасына кабул итәләр. Биология фәне буенча кандидатлык диссертациясен дә Хаҗиев Казан университетында яклый.
 
Аспирантурадан соң Фәнгать Биология институтында гыйльми эшләрен дәвам итә, арытабангы фәнни биографиясе бу учреждение белән бәйләнгән. Төрле елларда ул – кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр, туфракны өйрәнү лабораториясе мөдире, баш гыйльми хезмәткәр. 1988 елда Хаҗиев бу юнәлеш буенча профессор булып китә.
Гомумән, җир турында ниндидер дәрәҗәдә хәбәрдарбыз кебек. Ә туфрак? Җир йөзенең шактый өлешен каплап ятучы бу катлам турында ниләр беләбез соң? Биология фәннәре кандидаты, әйткәндәй, күренекле язучы Вазих Исхаковның кызы Вера Исхакова бик фәһемле китабын “Җирнең җәрәхәтләнер тиресе” (“Ранимая кожа Земли”) дип исемләгән. Бик тапкыр, фәлсәфи фикерләр уятырлык сүз. Җирнең тиресе...
“Туфракны өйрәнүче булып китүем очраклы гына булгандыр. Әмма, фәлсәфи фән раслаганча, очраклы хәлләрдән закончалык килеп чыга. Язмыштыр, һөнәри тормышым, һөнәри язмышым җир, аерып әйткәндә, туфрак белән бәйләнгән булып чыкты, – дип язды Хаҗиев соңрак. – Һәм менә ни өчен. Мин авылда туып-үскәнмен. Без, авылныкылар, башлангыч адымнарыбыздан ук җир, гомумән алганда, җир белән дә түгел, ә аның тереклек бирүче катламы – туфрак белән бәйләнгәнбез. Ул яшәү өчен көч биргән, туендырган, ялан аякларыбызны кодрәтле җылысы белән ураган. Туфракка карата шундый тойгылар, күңелдә тамырланып, арытабангы һөнәри язмышыма йогынты ясагандыр инде”.
 
Хис аек акыл һәм анык максат белән бергә үрелгән бәхетле күренеш бу. Журналистика һәм публицистикадагы озайлы гомеремдә миңа мөгаллимлек, табиблык, урманчылык, кара һәм төсле металлургия һәм башка өлкәләрдә йөрәген ярып бирердәй булып эшләгән байтак кешеләрне белү, дуслашу, хәтта туганлашу форсаты тиде. Язмыш биргән һөнәрен, тәкъдир кушкан бурычны шагыйрь теле җитмәс сүз, җырга сыймас моң итеп башкаручылар, шөкер, бу дөньяда күп әле. Фәнгать Хәмит улы – шундыйларның берсе. “Гомеремне туфракка, аның катлаулы тормышы серләрен өйрәнүгә багышлап, кабатланмас, уникаль табигать күренеше икәнлегенә ышандым. Гомумән, туфрак – яшәүне бар кылучы, гаять әһәмиятле икътисади һәм экологик мәсьәләләрне хәл итүче феномен. Туфракны өйрәнүче бүтән белгечләргә кушылып, аның, чыннан да, Җирнең җәрәхәтләнеп кенә барыр тиресе икәнлеген раслый алам. Тере тән тиресе кебек үк, туфрак та игътибар, һәрдаим хәстәрлек таләп итә. Шул чакта гына ул яшәү бирер тәгаенләнешен үти ала. Юкка гына туфракны, гомумиләштереп, Җир-анага тиңләмиләр. Ә аналык бурычын ул сәламәт, уңыш бирерлек хәлдә генә үти.
 
Биолог, тереклек чыганакларын өйрәнүгә гомерен һәм сәләтен салган галим, фән мохитендә эшләсә дә, хис, матурлык, моң дөньясына гафил булмыйдыр. Шуңадыр, Фәнгать Хәмәт улының гаять катлаулы тикшеренүләр, хисапсыз-сансыз тәҗрибә­ләр, фәнни бәхәсләр уртасында да музыка, җыр белән бер булып яшәве гаҗәп­ләндерми. Галим бала чагыннан шушы көннәргә кадәр гармуныннан аерылмый. Ә җыр сөючеләр аның тавышын Хәйдәр Бигичевныкына охшата. Һәрхәлдә, тере табигатьне, җыр-моңны үз иткәннәрнең күңелендә кер булмый.
 
Фәнгать Хаҗиев турында рәхәтләнеп сөйләшер мәлләр булыр. Әлегә сүзне йомгаклап торыйк.
Галимнең тормышта бик тә тыйнак кеше булуын хәтердә тотып, фәндә ирешкән уңышлары, хезмәтләре өчен алган мактаулы исем-шәрифләре турында сүз чәчмәскә ниятләгән идем. Шулай да Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе булуын, бик югары бүләкләр алуын әйтми ничек үтмәк кирәк? Ә гаиләсе? Болар бит һәммәсе дә томнарга сыеп бетәрлек түгел. Сиксәнне узып, туксанга юл тоткан бу матур кеше туган җиребезнең тугры сакчысы да, күрке дә түгелме икән?

Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: