-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 август 2021, 16:21

"Бу егетләр һәм кызлар Русия данын, Башкортстан данын лаеклы яклады"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә Олимпия уеннарында катнашкан Башкортстан спортчылары турында язма бастырган.

"Бу тыйнак кызлар һәм егетләргә карап, алар чын батырлар, дип әйтеп тә булмый. Спорт мәйданчыкларында алар кыенлыкларны ничек җиңәргә, тешне кысып түзәргә, җиңелүдән сынмаска һәм алга барырга кирәклеген күрсәтте. Бу егетләр һәм кызлар Русия данын, Башкортстан данын лаеклы яклады. Мин махсус берәүне дә аерып алмыйм - Петр Ильич Чайковский музыкасы астында алтын һәм көмеш медальләр алучыларны да, чирек финалга чыга алмаучыларны да. Олимпиадада катнашу - безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм горурлык. Спортчыларга, аларның тренерларына, туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерәм. Барыгызны да тарихыбыздагы бик мөһим вакыйга белән котлыйм!

Һәм без, әлбәттә, уңышларыбызны ныгытырга, яңа чемпионнар үстерергә телибез. Моның өчен лаеклы шартлар тудырачакбыз һәм булдырачакбыз. 2024 елга Уфада фехтование сараен төзиячәкбез".

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: