+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2021, 16:47

Кыргыз туганнарга - кунакка!

Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Бишкәктә узган мәдәни чарада төбәк делегациясен җитәкләде.

Кыргыз туганнарга - кунакка!
Кыргыз туганнарга - кунакка!

12-14 августта Кыргызстанда Русия мәдәнияте көннәре уза. Башкортстан мәдәният министры җитәкчелегендәге республика делегациясе Русия һәм Кыргызстан хезмәттәшлеге елына багышланган чараларда актив катнаша.

Мәдәни чараның программасы Русия халыкларының рухи мәдәниятен күрсәтүгә нигезләнә. Башкортстан Республикасы вәкилләре Т. Сатылганов исемендәге милли филармониядә Башкортстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгате төрләре, сувенир продукциясе, шулай ук «Тамға» халыкара башкорт милли костюмы конкурсының иң яхшы осталарының уникаль эшләре сурәтләнгән фото-открыткалар белән танышуга чакыра.

Моннан тыш, кунаклар өчен традицион башкорт мәдәнияте буенча осталык дәресләре үткәрелә. Башкортстан Республикасы Милли музее фәнни хезмәткәре, этнограф, дизайнер, «Тамға» башкорт милли костюмы осталарының халыкара конкурсы жюри әгъзасы Сәлимә Усманова тамбур чигүе, балалар һәм бизәнү әйберләре ясау буенча осталык дәресләре үткәрә.

Милли уен коралларын ясау буенча осталык дәресен Башкортстанның Гафури районы атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант (курай, думбыра, кубыз, өзләү), Карелиядә, Үзбәкстанда халыкара әкиятчеләр конкурслары һәм Уфада Бөтенрусия әкиятчеләр конкурсы лауреаты Илһам Байбулдин үткәрә.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: