+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2021, 17:13

Автобусны озак көтәсе дә калмый икән!

“Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе филиалының 8нче Уфа автотранспорт предприятиесендә автобусларны техник хезмәтләндерү вакытын 3 тапкыр кыскартмакчылар.

Автобусны озак көтәсе дә калмый икән!
Автобусны озак көтәсе дә калмый икән!

Бу җәмәгать транспортының хәрәкәт итү интервалын киметергә булышачак.

Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры урынбасары Айрат Фәхретдинов әйтүенчә, әгәр предприятие “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектының бөтен күрсәткечләрен дә үтәсә, тәҗрибәне башка автоколонналарга, шул исәптән, башка төбәкләргә дә таратырга мөмкин булачак.

Оптимальләштерү бер автобусны техник хезмәтләндерү вакытын 234 минуттан 72,4 минутка кадәр киметергә булышкан.

Пилот проекты 2021 елның декабрендә тәмамланачак.

Мәгълүм булуынча, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты, Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, 2018 елда расланган иде. Ул 2024 елга илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең еллык үсешен 5 процентка үстерү өчен шартлар булдыруны максат итеп куя.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомудәүләт проекты турында күбрәк белү һәм катнашу өчен гаризаларны “производительность.рф.” порталында бирергә мөмкин.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: