-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 август 2021, 15:52

Балалар да, өлкәннәр дә сөенә

Агыйдел шәһәрендәге уңай үзгәрешләр һәркемнең күңеленә хуш килерлек.

Балалар да, өлкәннәр дә сөенә
Балалар да, өлкәннәр дә сөенә

“Башкортстан ихаталары” йорт аллары территорияләрен комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында быел Агыйдел шәһәренең Беренче Төзүчеләр урамында күпкатлы ике йорт алды төзекләндерелә. Күпкатлы йорт алларына балалар уен мәйданчыклары урнаштырыла, тротуарлар ясала, эко-стильдә контейнер мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары куела, шулай ук йорт алды территорияләре яшелләндерелә.

“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү буенча да эшләр бара. Шәһәр хакимияте бинасы каршындагы мәйдан яңартыла һәм яшелләндерелә.

Шулай ук шәһәрнең Чәчәкләр бульварында төзекләндерү эшләре бара. Проектны ноябрь ахырына тәмамлау бурычы куелган.

2020 елда Агыйдел, кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең берсе буларак, 45 миллион сум күләмендәге грантка ия булган. Бу акчалар парк, прогулка зонасы, амфитеатр, балалар һәм спорт мәйданнарын төзүгә юнәлтеләчәк. Шәһәрдә шулай ук яктырту һәм видеокүзәтү системалары да урнаштырылачак.

Фото: Агыйдел шәһәр хакимиятеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: