+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 10:17

Бер артист та булмаган, диләр...

Рәшит Шамкайны җир куенына салганда зиратта утызлап кеше булган.

Рәшит Шамкайны җир куенына салганда зиратта утызлап кеше булган.

Аны хәләле Суфия апаның туган авылына, аның янына җирләгәннәр. Бу хакта "Безнең гәҗит" мөхәррирре "Интертат"ка сөйләгән. Өзеген сезгә дә тәкъдим итәбез:

"Авыл халкы һәм туганнары гына озатты. Көндез, төштән соң зур булмаган авылда икәнен исәпкә алганда, кешеләр шактый иде. Андый кеше шыпырт кына китәргә тиеш түгел дип уйлыйм, халык аның белән хушлашырга тиеш. Хакимият дәрәҗәсендә игътибарга алынды. Район мөхтәсибе белән район мәдәният бүлеге мөдире килде. Кызганыч, театр җитәкчелегеннән кеше юк иде, авылга театрдан бер кеше дә кайтмады. Татар эстрадасыннан аның белән эшләгән кешеләрне дә күрмәдем. Бәлки белми дә калганнардыр инде".

Билгеле булуынча, аны Казандагы йортыннан Алмаз Хәмзин, Әзһар Шакиров кебек зур артистлар, аның гомерлек дуслары озатып калган.

Татарстанның халык артисты, барыбыз да яраткан Шамкай мәңгелек йортына шау-шуларсыз, нәкъ мөселманча, тыныч кына кайтып киткән икән...

Гомер буе алкышларың күп булды, сәхнәгә чыга башлау белән, тамашачың "ду килеп" кул чаба иде. Һәрхәлдә, Уфада бу гел шулай булды. Инде тыныч йокла, Рәшит абый, без догада булырбыз.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: