-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 август 2021, 20:45

Газ кертүчеләр игътибарына!

Документлар тапшыру бүген тагын да уңайлы.

Газ кертүчеләр игътибарына!
Газ кертүчеләр игътибарына!

23 августтан республикада күпфункцияле үзәкләрнең барлык офисларында капиталь төзелеш объектын газ бүлү челтәренә тоташтыру турында шартнамә төзүгә алдан заявкалар һәм документлар кабул итү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.

- «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте белән төзелгән агент килешүе нигезендә республикада яшәүче кеше үзәк офисы аша газ кертүгә, ягъни газлаштырылган торак пунктларда җир участогы чикләренә кадәр газүткәргечне китерүгә гариза тапшыра ала. Шул ук вакытта кеше өчен җир участогы чикләренә кадәр газ китерү түләүсез булачак. Документлар республиканың барлык МФЦларында кабул ителә, - диде Наталья Куприянова, республика МФЦ директоры.

- Өстенлекле бурычларның берсе - безнең тарафтан хезмәтләр күрсәтүне республика халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Хәзер газ кертүгә заявканы компаниянең бердәм клиент үзәкләрендә һәм интернет-ресурсларда гына түгел, ә төбәк буенча филиалларның тармакланган челтәре булган МФЦ офисларында да бирергә мөмкин, - дип билгеләде "Газпром регионара Уфа" җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов.

Фото: rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: