+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 21:04

"iВолга" конкурсында республикадан да җиңүчеләр бар!

Башкортстаннан 6 проект грант отты.

"iВолга" конкурсында республикадан да җиңүчеләр бар!
"iВолга" конкурсында республикадан да җиңүчеләр бар!

24 августта Идел буе федераль округының «iВолга» баш форумы эшен төгәлләде. Ябылу тантанасы, форумның белем бирү программасы кебек үк, онлайн-форматта узды. Идел буе федераль округында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фонды грант проектлары конкурсы йомгаклары буенча Башкортстаннан 6 проект гомум суммасы 1.115 000 сумлык грантлар отты.

- Барлык катнашучылар белән бергә безнең Яшьләр проект офисы командасы эшләде - проектны бизәү, эчтәлек һәм тәкъдир итү буенча консультацияләр үткәрде, - дип сөйләде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Яна Гайдук. Ябылу тантанасыннан соң Дәүләт комитеты бинасында Башкортстан форумы резидентларының офлайн-очрашуы узды, анда җиңүчеләрне республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов котлады. Форумга Башкортстаннан барлыгы 1 300дән артык катнашучы теркәлде, шуларның 300дән артыгы резидентлар сыйфатында «iВолга» мәгариф программасында катнашты. Форумда 8 юнәлеш тәкъдим ителде: «Фән һәм технологияләр», «Добролайф», «Яшәү урыны», «Минем бизнес», «Студентлар лидерлары», «Үзгәрешләр лидерлары», «Дәүләт яшьләр сәясәте» һәм «Балалар iВолгасы», аларда катнашучылар заманча бизнес, социаль сәясәт, технологияләр һәм мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышалар. "Дәүләт яшьләр сәясәте" һәм "Балалар iВолгасы" сменалары форумда беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: