+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 16:15

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә...

Биредә өлкән яшьтәгеләр күңеленә хуш килә аларлык шөгыльләр табачак.

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә...
Картлык шатлык түгел, дисәләр дә...

Уфада «Иминлек» Республика геронтология үзәгендә өлкән яшьтәге һәм инвалидларның көндезге тору бүлеге ачылды. Бу - «Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларның берсе.

Яңа стационар Уфаның Орджоникидзе районындагы гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең элекке бүлеге базасында Богдан Хмельницкий урамы, 68/1 адресы буенча урнашкан.

Биредә бүлеккә мөрәҗәгать иткән һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган һәр кешенең иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудырылган. Кызыксынулар буенча клублар эше алып барыла: өстәл уеннары, баш мие өчен «Когнитив тренинг» яки «зарядка»: хәтер, игътибар, фикерләү (ребуслар, шарадалар, табышмаклар, пазллар); «Акыллы фитнес»; кул эшләре һәм башкалар белән шөгыльләнергә мөмкин.

Әгәр мөрәҗәгать иткән датага социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучының җан башына уртача кереме чик күләмнән түбәнрәк яисә җан башына туры килә торган уртача керемнең иң чик күләменә тигез булса, хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Түләү яисә өлешчә түләү: әгәр мөрәҗәгать итү датасына социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучының уртача исәпләнгән кереме җан башына туры килә торган уртача керемнең иң чик күләменнән артып китсә.

#национальныепроекты

Фото: mintrud.bashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: