+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 21:00

Республикада янгыннар һаман дәвам итә

Республикада янгыннар һаман дәвам итә
Республикада янгыннар һаман дәвам итә

Нараташ тавындагы Көньяк Урал дәүләт табигый тыюлыгы урман массивында Межгорье торак пунктыннан 5 километр ераклыкта табигый янгынны сүндерү дәвам итә. 131 кеше һәм 19 техника эшли.

Иреклеләр җәлеп ителгән. Ранецлы янгын сүндерү җайланмалары ярдәмендә янгын сүндерү үткәрелә, янгынга каршы минераллаштырылган полоса салына.

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Зыян күрүчеләр юк. Хәл Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе контролендә тора.

Баймак районында Акморын авылыннан 9 чакрым ераклыкта 20 гектарда үлән яна. Янгын сүндерүгә 100 кеше, 16 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Ишморза авылыннан янгын сүндерү машинасы. Торак пунктларга хәвеф янамый.

Бүген кич Зианчура районының Югары Сарабил авылында янгын башланган. Авылдан бер километр ераклыкта гына басу яна. Учак тиз арада Тазлар һәм Исәнголдан көчләр белән локальләшкән, монда хәзер 9 берәмлек техника эшли. Халыкка куркыныч янамый.

Шулай ук Әлшәй районының Тавричанка авылыннан 5 чакрым ераклыктагы файдалануга тапшырылмаган, төзелеп килүче дуңгызчылык комплексының шлаклы-блок бинасы яна. 300 квадрат метр мәйданда сәгать 19.28дә янгын локализацияләнгән. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: