-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 август 2021, 20:50

"Сакчыл җитештерү"гә игътибар арта

Чемпионат программасына беренче тапкыр әлеге юнәлеш кертелде.

"Сакчыл җитештерү"гә игътибар арта
"Сакчыл җитештерү"гә игътибар арта

25-29 августта Башкортстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионаты финалы узачак. Чемпионат программасына беренче тапкыр «Сакчыл җитештерү» һөнәри компетенциясе кертелде, дип хәбәр итте республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

- Сакчыл җитештерү инструментларына һәм аларны куллану күнекмәләренә ия булган белгечләргә бүген ихтыяҗ арта бара. Белем бирү оешмалары хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү белән бәйле белгечлекләр ача, һәм бу бик перспективалы һөнәр, - дип билгеләде Айрат Фәхретдинов.

Башкортстанны Милли чемпионат финалында тәкъдим итү өчен республика колледжлары студентлары арасыннан кандидатлар тестлау үтте. Сайлап алынган кандидатлар Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәгенең актив ярдәме белән һөнәри осталык буенча тренинглар узды: сакчыл җитештерү методикасы һәм инструментлары буенча, шул исәптән «Процесслар фабрикасы» базасында.

Экспертлар Башкортстанны шундый зур ярышларда тәкъдим итәчәк кандидатны билгеләде. Әйтергә кирәк, сайлау гади булмады. Әзерлек үткән барлык балалар да перспективалы, сизелерлек алга китеш һәм осталык күрсәтте.

Фото: professionali.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: