+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2021, 16:13

Суы - чиста, тирә-ягы матур булсын!

Нуриманда үткән акция районның матур табигатен тагын да күркәмләндерде.

Суы - чиста, тирә-ягы матур булсын!
Суы - чиста, тирә-ягы матур булсын!

"Уникаль су объектларын саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында су объектларының яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча "Русия суы" бөтенрусия акциясен республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Нуриман районы Байгилде авыл советы хакимияте белән берлектә, "Күл һәм Билгиләр сазлыгы" республика әһәмиятендәге табигать һәйкәленең яр буе саклау зонасын чистарту буенча экология акциясе үткәрелде.

Акциянең максаты - экологиягә карашны булдыру һәм популярлаштыру, су объектларының торышын яхшырту һәм махсус сакланылучы табигать территорияләренә игътибарны җәлеп итү.

Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Мифтахов сүзләренчә, акцияне уздыру урыны очраклы сайланмаган - ул Нуриман районындагы Нимесләр авылыннан 1,8 чакрым көнбатышта урнашкан, монда Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән су чикләвеге үсүе белән дан тота. Моннан тыш, табигать һәйкәле үзенең матурлыгы белән ял итүчеләрне җәлеп итә һәм балык тотарга яратучылар өчен яраткан урын булып тора.

- Акциядә безнең ведомство һәм авыл советы хакимияте хезмәткәрләре генә түгел, бу көнне күлгә килгән балыкчыларның да катнашуы бик күңелле. Безнең уникаль табигатьне саклау зарурлыгын аңлап, алар безнең башлангычны рухланып хуплады, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Мифтахов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың табигать территорияләре, аларга бәйле табигый экологик системалар һәм аларның биологик төрлелеге Башкортостан, шулай ук Русия һәм бөтен дөнья өчен бәяләп бетергесез табигый мирас, матди ресурсларның алыштыргысыз чыганагы һәм уңай тирә-як мохитне саклау өчен кирәкле шарт булып тора.
"Экология" гомумдәүләт проекты да мондый сулыкларны саклау, чистарту өчен зур башлангычларга нигез салды.

#национальныепроекты

Фото: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: