-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 август 2021, 16:17

Виртуаль рәвештә эретеп-ябыштыру да мөмкин икән...

Милли чемпионатта тагын нинди яңалыклар булачак?

Виртуаль рәвештә эретеп-ябыштыру да мөмкин икән...
Виртуаль рәвештә эретеп-ябыштыру да мөмкин икән...

26-28 августта Уфада беренче тапкыр try-a-skill ("үзеңне һөнәрдә сынап кара") профориентация активлыгының интерактив мәйданчыкларын гамәлгә ашырыла. Аларның һәрберсе нинди дә булса һөнәр тәкъдим итә.
Уфада 5-11нче сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр 40тан артык шундый мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Уен, экскурсия, тест формасында алар мәктәп укучыларына үз эшен сайларга ярдәм итәчәк, шәхси мәнфәгатьләрен һәм һәвәслеген исәпкә алып, аны эшләп карарга, шулай ук кызыксындырган белгечлек буенча экспертларга сораулар бирергә ярдәм итәчәк.
Чемпионат мәйданчыгында робот белән идарә итәргә, Җирнеэ юлдашын пилотлаштырырга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнергә, виртуаль аппаратта эретеп-ябыштыру эшләрен башкарырга, электросхема җыярга һәм аны 3D-форматта бастырырга мөмкин.

try-a-skill зоналары - 25 перспективалы компетенция, 50дән артык сертификатланган эксперт, 25 һөнәри "проба", уку йортларының күргәзмә зонасы, мастер-класслар форматында 3D-активлык ул.
Программа кысаларында дүрт профильле маршрут тәкъдим ителәчәк: «Креатив һөнәр һәм мәгариф», «Җитештерү, инженерия һәм санлы технологияләр», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе», «Төзелеш технологияләре».
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы - WorldSkills стандартлары буенча Русиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары - урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары арасында 16 яшьтән 25 яшькә кадәр һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлешләре буенча 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында уза.

Ярышлар студентлар өчен 105 һөнәри компетенция һәм 51 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors юнәлешләрендә узачак. Алар арасында - төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәтләр өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф.

Фото: bksmpp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: