+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2021, 00:05

Егор Крид, Земфира һәм башкалар Уфага киләчәк

Чемпионат кысаларында, ярышлардан тыш, сәхнә әһелләренең дә чыгышы булачак.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2021IX Милли чемпионатының финалы 25 августта старт ала һәм 29 августта тәмамланачак.

"Яшь профессионаллар паркында", Уфадагы Рубежная урамында узачак тыгыз ярыш программасыннан тыш, катнашучылар һәм кунаклар өчен масштаблы мәдәни программа да планлаштырылган. Чемпионатны ачу тантанасы 25 августта “Ватан” паркында 20:00 сәгатьтә булачак. Чемпионатта катнашучылар аерым зонада сәхнә янындагы амфитеатрга җыелачак.

Коронавирус таралу белән бәйле чикләүләр аркасында катнашучылар кунаклардан аерылачак. Тамашачылар тау битендә урнаша алачак. Ачылу тантанасында диодлы яктырткыч белән меңләгән дроннар катнашлыгындагы тамаша планлаштырылган, алар 10 метрдан 300 метрга кадәр биеклектә очачак.

Ачу антанасы ачылыш хедлайнеры Егор Крид булачак, ә чемпионатның беренче көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 26 августта Уфа танылган ватандашыбыз - җырчы Земфира Рамазанованың туган көнен билгеләп үтәчәк. Бу көнне "Ватан" паркы сәхнәсендә интерактив трибьют-шоу узачак, анда шәһәрнең популяр рок-коллективлары яраткан төркемнәренең җырларын башкара.

Земфира һәм «Чайф» төркеме композицияләре яңгырый. Программаны DJ Gabba ачачак. Башлана 20 сәгатьтә. 27 августта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары башкаруында “Салават токымы чигенмәячәк” спектаклен күрсәтәчәкләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: