-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 август 2021, 00:08

Тынычрак яши башлаячакбыз

Закон иртәгәдән үз көченә керәчәк.

Тынычрак яши башлаячакбыз
Тынычрак яши башлаячакбыз

25 августта "Реклама турында" Федераль законның 19 статьясына үзгәреш кертү хакында" 150-ФЗ санлы закон үз көченә керә. Йорттагы, шул исәптән торак йортлардагытавышлы рекламаны чикләү турында закон үз көченә керә (http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/View/0001105260043).

Шул ук вакытта тыю, кагыйдә буларак, базарларда һәм кешеләр тупланган урыннарда күчмә колонкалардан таратыла торган рекламага кагылмый. Закон чыгаручылар мондый рекламаны тыю сатучыларның һәм рекламачыларның хокукларын кысу булыр иде, дип санаган.

7 нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев аңлатуынча: «Әйе, без Әстерхан думасының тавышла рекламаны гадәттән тыш тыю турындагы төзәтмәләрен карадык, бу хакта төрле фикерләр булды, шулай да тавышлы рекламаны бөтенләй алмаска карар кылдык. Тавышлы реклама мөмкин булган урыннарда яңгыраса да, торак йортлар, ял итү урыннарында тынычлыкны бозмаска тиеш",- диде ул.

Фотр:misanec.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: