+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2021, 11:25

Тиздән өй туйлары гөрләячәк

Приют бистәсендә 84 гаилә яңа тораклы булачак.

Тиздән өй туйлары гөрләячәк
Тиздән өй туйлары гөрләячәк
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын, «Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проектын, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы республика программасын тормышка ашыру кысаларында Приют бистәсендә ике катлы күпфатирлы 11 йорттан 85 гаиләне күчерү каралган.

Приют бистәсендә, Беренче Май урамы, 24 адресы буенча, биш катлы күпфатирлы торак йорт төзелеше «Инвестиция төзелеш компаниясе – Стронег» җәмгыяте көче белән дәвам итә.

Күптән түгел төзелеп килүче йортта 84 фатир алу өчен муниципаль контрактлар төзелде.

Проектта автоном индивидуаль җылыту каралган.
Бүгенге көндә 5нче кат дәрәҗәсендә диварларга кирпеч салына, тәрәзә блоклары куела, фасадларны җылыту, электр челтәрләрен сузу һәм диварларны штукатурлау эшләре алып барыла, йорт инженерлык челтәрләренә тоташтырылган. Объектның төзелеш әзерлеге 70 проценттан артык, 86,1 миллион сумлык эш башкарылган.

Йортны файдалануга тапшыру 2021 елның 15 ноябренә планлаштырылган.

Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: