-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
29 август 2021, 16:23

55 кеше авыр хәлдә

Коронавирус янә 15 гомерне өзде.

55 кеше авыр хәлдә
55 кеше авыр хәлдә

29 августта Башкортстан дәваханәләрендә "Covid-19" диагнозы белән 651 пациент кала, шуларның 55е - авыр хәлдә, 1се - үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә.

Пандемия башланганнан бирле инфекция 56 444 кешедә расланган, тәүлек эчендә үсеш 300 кеше тәшкил иткән. 51 679 кеше савыкты, шуларның 12се - соңгы тәүлектә.

Covid-19дан соңгы тәүлектә 15 үлем очрагы теркәлгән. Барлыгы үлгәннәр саны 1 087 кеше тәшкил итә. Шуларның 869ы - 60 яшьтән өлкәнрәк. Тәүлек эчендә үпкә ялкынсынуының 134 очрагын ачыклаганнар, бу диагноз белән 128 пациент язылган.

Шулай ук төбәктә халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау актив дәвам итә. 1нче компонент белән 1 148 362 кеше прививка ясаткан. Вакциналануны (1 һәм 2 компонент) тулысынча төгәлләүчеләр саны - 981 501.

 

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: