Бүген Уфада Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Ростех" дәүләт корпорациясе авиация кластерының 25 августта эшли башлаган яңа җитештерү-уку үзәгендә булдылар.
14,5 мең квадрат метр мәйданда җитештерү участоклары, уку класслары һәм лабораторияләр, 200 берәмлектән артык заманча җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән эре габаритлы 150 станок, алар арасында - Стәрлетамактан "Стан" компаниясе җитештергән санлы программа белән идарә ителүче фрезер эшкәртү үзәкләре. Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа үзәк биналарын карадылар һәм белем бирү процессының үзенчәлекләре белән таныштылар. «ОДК-УМПО» җәмгыятенең идарәче директоры Евгений Семивеличенко сөйләгәнчә, биредә белем бирүне дуаль мәгариф системасы буенча оештырганнар: теория якынча 30 процент вакытны алып торса, 70е - гамәли күнекмәләр. Яңа җиһазларны бер үк вакытта яшь белгечләр өчен укыту программаларында да, җитештерү процессында да кулланалар.
Башкортстан Башлыгы республика сәнәгатенең кадрлар потенциалын үстерүдә яңа үзәкнең ролен югары бәяләде. - Хезмәт базарында заманча эшче һөнәрләренә ихтыяҗ бик югары. Безнең икътисад, бигрәк тә сәнәгать тармакларында, шактый тиз үсә. Яңа технологияләр һәм җиһазлар барлыкка килә, алар белгечләр әзерләүгә югары таләпләр куя, - дип билгеләде Радий Хәбиров.