+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 19:54

"Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү - төп максат"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Яшь профессионаллар" конкурсының яшьләргә һөнәр сайлау өчен мөһим булуын белдерде.

"Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү - төп максат"
"Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү - төп максат"

Бүген Уфада WorldSkills Russia («Яшь профессионаллар») IX милли чемпионатының финалы кысаларында ярышлар тәмамланы. Аны ябу тантанасы алдыннан Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм коммерцияле булмаган "Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия)" автоном оешмасы генеральный директоры Роберт Уразов журналистлар белән очраштылар.

Сергей Кравцов әлеге чарага республиканың җитди әзерләнгәнен ассызыклады. Чарада катнашучыларга барлык уңайлыклар да булдырылуын әйтте ул.

- Әлеге чемпионат җиңүчеләрне ачыклауны гына максат итеп куймый. Без эшче һөнәрләргә игътибар арттырырга тиеш. Чемпионат вакытында үзем дә даими шушы мәйданчыкларда булдым. Катнашучыларга тәҗрибә туплау өчен дә барлык мөмкинлекләр булдырылган иде, - диде Радий Хәбиров.

Роберт Уразов та чемпионатның асылы яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү, эшче һөнәрләрнең престижын күтәрү булуын белдерде.

#НацфиналУфа #НацфиналУфа 2021 һәм #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: