+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 23:48

Җиһазлар Башкортстан колледжларына тапшырылачак

Милли чемпионат колледжлар тормышын җанландырачак.

Җиһазлар Башкортстан колледжларына тапшырылачак
Җиһазлар Башкортстан колледжларына тапшырылачак

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы өчен алынган җиһазлар ярышлардан соң колледжларда калачак. Бу төбәктә урта һөнәри белем сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мондый фикерне автомобильләрне ремонтлау, хезмәт күрсәтү һәм буяу белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән «ВидерКрафт РУС» җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалау барышында республиканың Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге (ЦОПП) директоры Кира Галләмова белдерде. Галләмова искәрткәнчә, ЦОПП - Ворлдскиллс стандартларына туры килә торган дәрәҗәдә барлык категория гражданнарны һөнәри ориентацияләү, әзерләү, яңадан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү өчен төбәк ресурслары агрегаторы һәм операторы.

Урта һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрүгә студентларда сыгылмалы күнекмәләр (soft skills) үсү дә ярдәм итә, бу - тәнкыйди фикерләү, командада эшләү, ачык чыгышлар, оештыру эшчәнлеге һ.б. Бу мәсьәләгә, аерым алганда, 28 августта чемпионатның эшлекле программасы кысаларында узган "түгәрәк өстәл"ләрнең берсе багышланды. Дискуссиядә илнең барлык төбәкләреннән 50 колледж һәм техникум вәкилләре, шулай ук 20 төбәк хөкүмәте делегациясе катнашты.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: