Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 16:20

Көмеш медаль - Башкортстан спортчысында!

Анна Крившина - безнең горурлык!

Көмеш медаль - Башкортстан спортчысында!

Паралимпия уеннарының финал бәйгесеннән Анна Крившина Уфага көмеш медаль алып кайтып килә.

Сукырлар спорты буенча дөнья, Европа һәм Русия чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры Анна Крившина Токиодагы Паралимпия уеннарының финал бәйгесендә көмеш медаль яулады. Ул ирекле стиль белән 50 метр араны шушы медальгә лаек булып үткән.

Якташыбызның бу җиңүе - безнең өчен дә зур горурлык! Котлыйбыз!

Автор:Гөлия Мөгаллимова