-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 август 2021, 14:45

Нефтекама тагын да күркәмләнә

Радий Хәбиров шәһәрнең үсешен югары бәяләде.

Нефтекама тагын да күркәмләнә
Нефтекама тагын да күркәмләнә

28 августта Нефтекамада Радий Хәбиров Шәһәр көненә багышланган декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм утарлар күргәзмәсендә булды. Анда Нефтекамадан һәм Краснокама районыннан һөнәрчеләр, шулай ук сәнәгать предприятиеләре һәм урындагы эшкуарлар катнашты.

Краснокама районының хуҗалыгында җиденче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов белән сөйләшүдә сүз район үзәгенең тарихи өлешен - «Өйгә кайту» проекты кысаларында Николо-Берёзовка авылын төзекләндерү турында барды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм федераль грант алды.

Шулай итеп, авылда буага һәм балалар мәйданчыкларына чыгу юлы белән Никольск чиркәве янындагы скверны төзекләндерделәр, сулык тирәли күпер, җәяү йөрү зоналары һәм понтон белән пирс җиһазландырдылар. Хәзер юл эшләре һәм амфитеатр төзелеше бара. Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамларга уйлыйлар. Радий Хәбиров шулай ук нефть компанияләре чыгара торган продукцияне карады. Бу төзелеш материаллары, тиредән эшләнмәләр, нефть сәнәгате өчен җиһазлар һәм хәтта "НефАЗ"да җитештерелүче заманча электробус.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров “Аттика-Уфа” җәмгыятенең җитештерү-склад комплексы төзелешенә беренче кирпеч салу тантанасында катнашты. Бу айда предприятие «Нефтекама» ТОСЭР резиденты булды һәм синтетик сумала җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Яңа производствога инвестицияләр күләме 130 миллион сум дип бәяләнә. «Аттика»ның гамәлгә куючысы Валерий Раммо сүзләренә караганда, проектның еллык куәте елына 3 600 тонна тәшкил итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: