Бүген Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар. Моңа кадәр алар Уфа буенча экскурсия ясады. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов вузга керү кампаниясенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
- Безнең абитуриентларда БДИның уртача баллы - 68,32, - диде ректор. - Чит ил студентлары саны артты. Быел алар, узган елдагы белән чагыштырганда, өчтән бергә артты. Без даими рәвештә педагогик белемнәр мониторингын уздырабыз. Элек абитуриент документларны кабул итүдә ике сәгатьтән артык сарыф иткән, ә комиссия әгъзаларының хезмәт хакы сигез мең сум булган. Без сакчыл җитештерү технологияләрен керттек. Нәтиҗәдә, кабул итү ярты сәгатькә кадәр кимеде, ә хезмәт хакы 30 меңгә кадәр артты.
ЦУРга визиты кысаларында Сергей Кравцов Ковидка каршы ситуацион үзәктә булды. Аны төбәкнең медицина учреждениеләрен бушату өчен коронавирус пандемиясенең кызган чагында ачтылар. Русия мәгариф министры шулай ук ЦУРның социаль коммуникацияләр блогы эше белән танышты, аның нигезенә халыкның "Инцидент-менеджмент" һәм Платформа аша килә торган мөрәҗәгатьләре салынган. Социаль коммуникацияләр блогы 11 тармакка бүленгән - мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм архитектура, транспорт һәм юл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм башкалар.