+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 21:46

"Сез - чын чемпионнар!"

Иң-иңнәргә медальләр тапшырылды.

"Сез - чын чемпионнар!"
"Сез - чын чемпионнар!"

Шушы минутларда Уфаның "Ватан" паркы мәйданында Уфада WorldSkills Russia («Яшь профессионаллар») IX милли чемпионатының финалын ябу тантанасы үтә. Анда чемпионатта җиңүчеләр билгеләнә.

- Бу ярышларны игътибар белән күзәттем. Кемдер җиңде, икенчеләр артта калды. Ләкин сез - инде җиңүчеләр. Бу чемпионат сезгә зур тәҗрибә туплау мәйданы булгандыр, - диде Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов. Ул Уфада беренче тапкыр булуын әйтте.

- Уфа - бик матур шәһәр. Конкурста катнашучыларның да республикадан матур тәэссоратлар белән китәчәгенә ышанам, - диде ул. - Сез - инде җиңүчеләр. Бу чемпионат сезгә тагын да үсешер өчен этәргеч булсын. Сез яшь булсагыз да, инде үз юнәлешегезне тапкансыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең тиздән республикадан китүегез бераз күңелсез, әлбәттә. Әмма сез Башкортстанга килеп йөрегез, биредә тапкан дусларыгыз белән аралашыгыз. Без сездән бераз өлкәнрәк, бездә тәҗрибә дә күбрәк. Әмма сез актив, сез яңача фикерли беләсез, димәк, киләчәгегез якты булачак, - диде Радий Хәбиров чарада катнашучыларга.

Коммерцияле булмаган "Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия)" автоном оешмасы генеральный директоры Роберт Уразов та чемпионатта катнашучыларның чын профессионал булуын ассызыклады. Ул, шулай ук, Башкортстанга, Русиянең Мәгариф министрлыгына, катнашучыларга, экспертларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул әлеге чемпионатка ярдәм итүче спонсорларны билгеләде. Арытаба сәхнәгә бер-бер артлы төрле компетенцияләр буенча җиңү яулаган катнашучылар күтәрелде.

Илнең төрле почмагыннан җыелган яшьләр, чыннан да, бу медальләрне яулау өчен зур көч салды. Алар бик яшь, актив. Әмма яшьтәшләренең күбесеннән ныклы рухлы, аларны һөнәрләренә булган мәхәббәт, максатчанлык һәм осталык берләштерә. Бүген алынган медальләр аларга киләчәктә үз һөнәрләрендә үсешер өчен тагын да зуррак этәргеч булачак.

 

#НацфиналУфа #НацфиналУфа 2021 һәм #WorldSkillsRussia

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: