+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 16:16

Талкас күле ярлары чистамы?

Халыктан моңа кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә.

Талкас күле ярлары чистамы?
Талкас күле ярлары чистамы?

Баймак районы халкы социаль челтәрләрдә табигатькә зыян китерүгә бәйле ачуын белдергән. Талкас күле - төбәкнең уникаль истәлекле урыны. Әмма бу урында ял итүчеләр анда даими чүп-чар калдыра.

Республика белән идарә итү үзәге Баймак районы хакимиятенә әлеге мөрәҗәгатьләрне тапшырды. Җавап шунда ук килде. Талкас ярларында каты көнкүреш калдыклары өчен 22 контейнер урнаштырылган. Җәен аларны атнага өч тапкыр чистарталар. Ләкин бу чаралар кешелек факторына каршы көчсез.

Ял итүчеләр үзләреннән соң бик күп чүп-чар алдыра. Алардан соң калган чүп-чарны җыю өчен Нигамәт авыл Советы даими рәвештә өмәләр оештыра. Мөрәҗәгатьләрдән соң да аны шулай ук уздырдылар. Җәй башланганнан бирле Башкортстан белән идарә итү үзәге сулыкларның пычрануы белән бәйле 112 хәбәрне теркәгән. Пластик 500 ел таркала, ә пыяла - 2 миллион елга кадәр юкка чыкмый.

Болар барысы да фаунабызның азык чылбырына эләгә һәм шуның белән экологиягә зур зыян сала. Шуңа да югарыда аталган өмәләр мөһим. Ә "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр халыкта экологик мәдәният булдыруга хезмәт итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: