+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2021, 14:51

Яшьләр дә, өлкәннәр дә биредә ял итәчәк!

Салават шәһәре тагын да матурланды.

Яшьләр дә, өлкәннәр дә биредә ял итәчәк!
Яшьләр дә, өлкәннәр дә биредә ял итәчәк!

Салават шәһәрендә Бочкарев урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр балалар уеннары һәм спорт белән шөгыльләнү өчен берьюлы берничә мәйданчыкка ия булды.

Шунда ук өлкән яшьтәге кешеләр - агачлар күләгәсендә ял итә, ә яшь әниләр коляскалар белән йөри алачак. Салаватлылар подрядчылардан төбәк проекты буенча төзекләндерелгән ишегалды кабул иткән. "Быел без бөтен шәһәргә бер генә "Башкортстан ихаталары" проектын гамәлгә ашырабыз. Төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп тәмамладык.

Халык тәкъдим иткән барлык идеяләр тормышка ашырылды. Аерым алганда, берничә балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Мин кешеләр нәтиҗәдән канәгать, монда барлык яшь категорияләренең мәнфәгатьләре исәпкә алынган, дип ышанам", - диде ачылыш тантанасында Салават шәһәре хакимияте башлыгы Игорь Миронов.

Салаватта бу программа буенча төзекләндерелә торган 19 ишегалды бар инде. 2022-24 елларда шәһәрдә "Башкортстан ихаталары" проекты кысаларында тагын 11 ишегалдын төзекләндерергә планлаштыралар. "Торак һәм шәһәр млхите" гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерелгән мондый мәйданчыклар шәһәр халкын арытаба да сөендерәчәк әле.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: