-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 август 2021, 13:36

750 миллион сумлык җиһазлар колледжларга тапшырылачак

Шул рәвешле һөнәри белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасы бөтен төбәк буенча 70 проценттан артыкка яңартылачак.

750 миллион сумлык җиһазлар колледжларга тапшырылачак
750 миллион сумлык җиһазлар колледжларга тапшырылачак

Башкортстан өчен «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалының чын мәгънәсе республика халкы тарафыннан вакыт узу белән бәяләнәчәк. Әмма инде хәзер үк ышанып әйтергә мөмкин, WorldSkills Russia - 2021 чемпионаты Башкортстанда үзеннән соң саллы бизнес-мирас калдырачак.

Башкортстан «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы кебек масштаблы чараны әзерләү һәм тиешле дәрәҗәдә уздыру, шулай ук аның экосистемасын ярты ел эчендә генә җиһазлау бурычын үтәде.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов Башкортстан Башлыгына чемпионатны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

- Мин бүген (мәйданчык буенча) уздым, барысы да бик югары дәрәҗәдә, барысы да лаеклы. Республика үсеше һәм тулаем ил үсеше өчен яхшы нәтиҗә, - диде Сергей Кравцов.

Һәм әгәр чемпионатның эшлекле мәйданчыклары инде төзелгән "Торатау" конгресс-холлында урнашкан булса, ярыш өлеше WorldSkills Russia милли финалы өчен Рубеж урамындагы "Касторама" гипермаркеты янында махсус төзекләндерелгән "Яшь профессионаллар паркында" үткәрелде.

Башкортстанның урта һөнәри белем бирү системасы үсешенә 750 миллион сумнан артык суммада махсус чемпионатка сатып алынган җиһазлар да кыйммәтле булачак. Чарадан соң ул Башкортстанның уку йортлары буенча бүленәчәк. Шулай итеп, һөнәри белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасы бөтен төбәк буенча 70 проценттан артыкка яңартылачак. Республика колледжларында 100дән артык заманча остаханәләр ачу планлаштырыла.

Моннан тыш, республикада пилотсыз очу системалары һәм инновацион төрү кирәк-ярагы производстволары, шулай ук пилотсыз вертолётлар өлкәсендә булачак белгечләрне укыту буенча компетенцияләр үзәге калачак. "Геоскан", "Аэроглоуб", "Ховер", "Николай Жуковский исемендәге институт" фәнни-тикшеренү институты, УГАТУ кебек предприятиеләр һәм оешмалар бу эштә актив катнашачак.

WorldSkills Russia - 2021 Милли финалы кысаларында Уфада "Ростех" дәүләт корпорациясенең беренче җитештерү-укыту үзәге ачылды, ул елына 2 мең хезмәткәр укытуны күздә тота. Бу объектка инвестицияләрнең гомум күләме 2,4 миллиард сумнан артып китте.

- Республика Башлыгы һәм республика Хөкүмәте җитәкчесе безнең алга һәр вак предприятиенең үз эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген яхшырту практикасын тоюын максат итеп куялар. Шулай ук җитештерүчәнлек буенча лаборатория, иң яхшы тәҗрибәләр лабораториясе төзү планнары бар. Хәзер без бу кейсны эшкәртәбез, ел ахырына кадәр катнашучыларның киңәйтелгән составы өчен моңарчы күрелмәгән практика булдырырбыз дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Һичшиксез, WorldSkills Russia - 2021 чемпионат финалының төп мирасы Башкортстан Республикасы өчен - һөнәри белем бирү кадрларын әзерләүнең кискен сикереше, экспертлар берләшмәсен киңәйтү һәм ныгыту.

- Чемпионат мирасы, мөгаен, WorldSkills Russia Милли финалын уздыруның төп нәтиҗәләренең берсе булгандыр. Шул ук вакытта төбәктә һөнәри әзерлек оешмасының мантыйгы - җиһазлар белән туену турында гына түгел. Беренче чиратта бу күп санда экспертлар, үз эшенең профессионаллары, бизнес, дөнья һөнәри бергәлеге, дөньяның иң яхшы практикалары җәлеп итә торган инфраструктура милли һәм халыкара проектлар, - дип билгеләп үтә «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» коммерция карамагында булмаган автоном оешманың генеральный директоры Роберт Уразов.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: