+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2021, 11:14

Янә тәрәзәдән килеп төшкән сабыйлар турында

Бу вакытта әниләре йоклаган булган...

Янә тәрәзәдән килеп төшкән сабыйлар турында
Янә тәрәзәдән килеп төшкән сабыйлар турында

Уфаның Орджоникидзе районы прокуратурасы Пекинская урамындагы йортның беренче катыннан 3 яшьлек һәм 11 айлык ике баланың фатир тәрәзәсеннән төшү факты буенча тикшерү оештырды.

Бу хәл 29 августта булган. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балалар өйдә әнисе белән булган. Әниләре бу вакытта йоклаган, ә сабыйлар тәрәзә төбендә уйнаган. Кыз беренче каттагы тәрәзәдән килеп төшкән, ә аның энесе төшеп өлгермәгән - үтеп баручы кеше бу хәлләрне күргән һәм фаҗигане булдырмый калган. Медицина тикшерүеннән соң балигъ булмаганнар өйләренә җибәрелгән, аларның гомеренә берни дә янамый.

Тикшерү барышында балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешенә, профилактика системасы субъектларының эшчәнлегенә, шулай ук ата-аналарның балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәүләренә бәя биреләчәк, дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки биш тәүлеккә кадәр арест салына.

Фото: pressaufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: