+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2021, 10:01

Эшкуарларга кирәкле һәм урынлы ярдәм

Микрозаймнар эшкуарларга яңа мөмкинлекләр ача.

Эшкуарларга кирәкле һәм урынлы ярдәм
Эшкуарларга кирәкле һәм урынлы ярдәм

“Башкортстан микрокредит компаниясе” Октябрьский шәһәрендә яшәүче үзмәшгульләр Алмаз Ситдыйков белән Гали Абдуллинга үз эшләрен үстерү өчен еллык 6,5 процент белән микрофинанс ярдәме биргән. Бүгенге көнгә шәһәрдә 220 эшкуар һәм үзмәшгуль 225 миллион сумлык дәүләт ярдәме алган. Бу чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Гали Абдуллин - белгечлеге буенча психолог. Ул сәламәтлекләре чиклеләргә һәм балаларга өйләренә барып психологик ярдәм күрсәтә. Моның өчен аңа автомобиль кирәк. Ул “Башкортстан микрокредит компаниясе"нә мөрәҗәгать иткән һәм кредитны электрон формада кабул иткәннәр. Микрозайм аның банк исәбенә дүрт көннән күчкән.

Алмаз Ситдыйков – 20 ел тәҗрибәсе булган автомобиль төзәтүче. Микрозайм акчасына ул запас частьләр, эш кораллары алачак.

Микрозаймнар алырга электрон гаризалар “Башкортстан микрокредит компаниясе”нең рәсми интернет-сайты (centerrb.ru) аша кабул ителә.

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: