+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2021, 09:48

Путинның да телефоны булган...

Әмма Президент аннан файдаланмый.

Путинның да телефоны булган...
Путинның да телефоны булган...

Һәрхәлдә, ул үзе бу хакта белдергән.

Август азагында Путин һәм Меркель очрашкан вакытта Германия канцлерының кинәт телефоны шалтыравы уңайсызлык тудырды. Германия хөкүмәте башлыгы кесәсеннән телефонын чыгарды һәм сүндереп куйды. Русия Президенты, үз чиратында, бу хәлгә игътибар бирмәде һәм тыныч кына сүзен дәвам итте.

Сөйләшүләр Мәскәүдәге Александровский сараенда, Германия канцлеры Ангела Меркельның саубуллашу визиты кысаларында узды. Ул Германия Федератив Республикасында парламент сайлаулары узганнан соң үзенең постыннан китәргә карар кылган.

Ә Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында модераторның соравына җавап биреп, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кесә телефоныннан бөтенләй файдаланмавын әйтте, дип яза "РИА Новости".

Форумның пленар утырышында модератор Сергей Брилев, ил башлыгына мөрәҗәгать итеп: «Сез сәхнәгә күтәрелер алдыннан карап алдым һәм инандым: сез Ангела Меркель түгел — үзегез белән кесә телефоны йөртмисез һәм чара барышында ул шалтырамаячак», — диде.

Фото: regnum.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: