+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 09:10

"МАЗ"ны фокусчылар урлаганмы?

Яңавылда шундый зур машина караклары бар ди. Фокусчылар!

"МАЗ"ны фокусчылар урлаганмы?
"МАЗ"ны фокусчылар урлаганмы?



Яңавыл районы полицейскийлары йөк машинасы урлау трюкларын уйлап чыгарып тормышка ашырган караклрны эзли.

Полициягә хәбәр 5 сентябрьдә Октябрьский шәһәреннән 44 яшьлек эшкуардан килгән. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр таныш булмаган ике манипулятор аның йөк машинасын урлый. Зыян суммасы өч миллион сумга якын тәшкил итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шушы көннәрдә гариза бирүче белән үзен Рөстәм дип таныштырган ир элемтәгә кергән, ул Яңавылдан Октябрьскийга авыр йөк алып барырга кирәклеген хәбәр иткән.

Зыян күрүче риза булган һәм билгеләнгән адрес буенча Яңавылның түләүле парковкаларының берсенә килгән. Анда аны шалтыратучының үзен Игорь дип таныштырган дусты каршы алган. Әүвәл клиент эшкуарга вәгъдә ителгән акчаларның бер өлешен түләгән һәм килешүне рәсмиләштерү тәкъдиме белән, машина документларын сораган. Аннары Игорь зыян күрүчене машина ачкычларын түләүле парковкада калдырырга күндергән - янәсе, парковкада урнаштырылган хәвефсезлек техникасы таләпләре шундый. Клиентның шартларына риза булып, Октябрьский кешесе иртән йөкне кирәкле урынга илтү уе белән якындагы кунакханәгә кереп кунган. Иртән парковкага килсә, машина да, заказчылар да юк.

Хәзер оперативниклар урланган машинаны эзли. Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әгәр сез «МАЗ» автомобиле яки шикләнелүчеләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, якын арада полиция бүлегенә яисә шушы телефоннар аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8-999-741-76-61, 8 (34760) 5-49-71.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: