+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 19:48

Балтикада белоруслар бәйрәм итә

Бүген республикада Милли кием көне уза.

Балтикада белоруслар бәйрәм итә
Балтикада белоруслар бәйрәм итә


Иглин районында респубиканың Халыклар дуслыгы йорты филиалы - Белорус тарихи-мәдәни үзәге оештырган чара мавыктыргыч булды.

Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белорус костюмы тарихы белән таныштылар, республикада яшәүче халыкларның традицион киемнәре турында кызыклы фактлар белделәр. Балаларга милли-спорт эстафетасы да ошады. Анда тизлек кенә түгел, кием элементларын кию дөреслеге дә исәпкә алынды.

Өлкән буын вәкилләре халык һөнәрләре буенча осталык дәресләре үткәрде. Балалар ыргак белән бәйләү, келәм сугу курчак ясау серләренә өйрәнде.

«Балаларга ата-бабаларының, аларның әби-бабаларының мәдәнияте кызыклы. Без аларны үз кулларыбыз белән иҗат итәргә өйрәтү мөмкинлегенә ия. Халык рухына үтеп кергән әйберне ясау аерым энергетикага ия. Бердәмлекнең бу мизгелләре бәһасез бит, аларны бернинди акчага да сатып алып булмый», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Сябры» белорус җыры халык ансамблендә катнашучы Лидия Николаевна Салынова.

Фото: Иглин районы хакимиятеннән.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: