-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 11:09

Курчак театрына да чират җитте

1976 елда төзелгән бина берничә буын балаларына хезмәт итте, хәзер инде төзекләндерү таләп итә.

Курчак театрына да чират җитте
Курчак театрына да чират җитте

Башкалабыз Уфага нигез салуның 450 еллык юбилеен үткәрүгә әзерлек кысаларында төзелгән исемлеккә Башкорт дәүләт курчак театры бинасы реконструкциясе дә керә.

Проектны тормышка ашыруга 778,5 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 250 миллион сумы – федераль, 528,5 миллион сумы – бюджет чыганакларыннан. Федераль финанслау “Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы җәлеп ителгән.

Башкорт дәүләт курчак театры бинасын реконструкцияләү (монда янкорма төзелеше дә керә) 2022-24 елларга планлаштырылган.

1976 елда төзелгән театр бинасы моңарчы бер дә капиталь ремонт күрмәгән. Төзелеш ике этаптан торыр дип көтелә. Тәүдә подвал белән 4 катлы бина төзеләчәк, соңыннан театрның бинасын реконструкцияләячәкләр. Нәтиҗәдә, театр биналарының гомум мәйданы ике тапкыр (6,5 мең кв. метрга кадәр) артачак.


Фото:bashinform.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: