-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 11:02

Өлкәннәр олы хөрмәткә лаек

Быел “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан социаль учреждениеләр төзелешенә 620,5 миллион сум акча алачак.

Өлкәннәр олы хөрмәткә лаек
Өлкәннәр олы хөрмәткә лаек


Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, өлкән яшьтәгеләр һәм даими күзәтү-хәстәрлеккә мохтаҗлар яшәгән дәүләт учреждениеләре күп очракта күптән төзелгән, аларның биналары шактый таушалган. Мисал өчен, Благовещендагы интернат Гражданнар сугышы ветераннарының кечкенә йортыннан башланып киткән. Ул нәкъ 85 ел элек (1936 елда) төзелгән.

“Бу хәлне төзәтер өчен без социаль тәгаенләнештәге объектларны модернизацияләүнең республика программасын булдырдык һәм шуның буенча эшлибез. Федераль проектларда да катнашабыз. Җайга салынган эшләр нәтиҗәсендә соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр республика федераль бюджеттан “Демография” милли проекты, “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында социаль учреждениеләр төзелешенә 620,5 миллион сум акчалар алачак”, – дип яза Радий Хәбиров.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: