+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 21:03

Һәрбер тиене - республика мәнфәгатенә булсын

Бүген Сибайда "Урал аръягы-2021" Бөтенрусия инвестицион сабантуе мәйданчыгында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Инвестиция сәгате"нең күчмә утырышын үткәрде.

Һәрбер тиене - республика мәнфәгатенә булсын
Һәрбер тиене - республика мәнфәгатенә булсын

Фикер алышу башланыр алдыннан Башкортстан Хөкүмәте белән «Ураслиб банкы» җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ул әһәмиятле социаль проектларда, аерым алганда, торак төзелеше тупланмасы төбәк программасында үзара хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота. Документка Премьер-министр Андрей Назаров һәм банкның Күзәтчелек советы рәисе Евгений Коган кул куйды.

- Безнең мөнәсәбәтләр эшлекле нигездә. Бүгенге килешү бу хезмәттәшлекне киңәйтү ниятен раслый, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

"Ураслиб банкы" Уфада 25-29 августта узган "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалының рәсми партнеры булды. 27 августта Уфаның «Яшь профессионаллар паркы»нда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Евгений Коган республиканың финанс-кредит оешмасы белән хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Андрей Назаров катнашты.

«МКХП-Ситно» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Павел Журавский Сибайда тегермән комплексын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. 815,9 миллон сум акча кертеп, инвестор үз элеваторы мәйданында сорт тегермәне модернизацияләргә, шулай ук макарон эшләнмәләре җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Линиянең җитештерү куәте - сәгатенә 4 тонна макарон әйберләре. Бу 45 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Киләчәктә без җитештерүне берничә тапкыр арттырырга һәм урындагы базарда чит ил продуктларын алыштырырга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Павел Журавский.

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, проект эшкәртү сәнәгатен үстерү максатларына җавап бирә, ул Башкортстанда кабул ителгән Яңа ярдәм программасына ярашлы актив үсә.

«Инвестсәгать»тә катнашучылар проектны җиһазлар сатып алуга һәм инженерлык инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен каплап, өстенлекле проектлар исемлегенә кертүне хупладылар.

«Инвестиция сәгате» утырышы барышында икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа башлангычлар каралды.

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, проект эшкәртү сәнәгатен үстерү максатларына җавап бирә, ул Башкортстанда кабул ителгән Яңа ярдәм программасы ярдәмендә актив үсә.

«Инвестсәгать»тә катнашучылар проектны җиһазлар сатып алуга һәм инженерлык инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен каплап, өстенлекле проектлар исемлегенә кертүне хуплады.

Туймазы районында бүлү-логистика үзәге һәм элеватор комплексы төзү планнары турында «РЕСА» компанияләр төркеме идарәчесе Анастасия Разумова сөйләде. Сүз контейнер составларын формалаштыру мөмкинлеге булган Кандры авылында элеваторны торгызу турында бара. Проект 20 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 350 миллион сум.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә социаль юнәлешле проектны «Риадент» клиникасы директоры Айнур Искуҗин тәкъдим итте. Компания өлкәннәр һәм балалар өчен хирургия өлкәсендә медицина хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә, Уфада һәм Сибайда аларның ике бүлеге бар.

Проект кысаларында инвестор ике шәһәрдә дә эшчәнлекне киңәйтергә планлаштыра. Сибайда булган корпуска ике катлы янкорма төзү, ә республика башкаласында Октябрь районында икенче, тәүлек буена эшли торган үзәк ачу. Кертемнәрнең гомуми күләме 170 миллон сум дип бәяләнә. Ике шәһәрдә барлыгы 130 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Ярдәм чаралары буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алачак. Моннан тыш, Сибай хакимияте җир кишәрлегенә аренда рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Республика территориясендә агач эшкәртү производствосын булдыру концепциясе турында TAIGA компанияләр төркеме вәкиле Дмитрий Плеханов сөйләде.

Инвестор мебель һәм төзелеш тармаклары өчен агач-җепселле плитәләр ясау буенча заманча завод төзергә ниятли. Бу максатларга якынча 1,2 миллард сум юнәлдерү планлаштырыла.

Инвестицион комитет әгъзалары «Алга» махсус икътисади зонасын һәм Благовещенск шәһәрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен төзү өчен мәйдан итеп карарга тәкъдим иттеләр.

Андрей Назаров Хөкүмәткә инвесторлар белән бергә яңа җитештерүне урнаштыруның оптималь вариантын эшләргә кушты.

Тагын бер социаль юнәлешле проект – балаларның ялы һәм сәламәтләндерү төбәкара үзәген булдыру. Аның концепциясен «Системные концессии» җәмгыяте генеральный директоры Валерий Еремин тәкъдим итте.

Ул хәбәр иткәнчә, компания Русия төбәкләрендә дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 350дән 500 кешегә кадәр сыйдырышлы берничә лагерь төзергә ниятли. Башкортстанда үзәкне төзүгә якынча 2 миллиард сум юнәлдерергә планлаштыралар.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: