+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2021, 14:30

Рәсмилектә – миллилек

11 сентябрьдә республикада Милли кием көне билгеләнә.

Рәсмилектә – миллилек
Рәсмилектә – миллилек

Соңгы чорда республикадагы рәсми чараларда милли киемдәге түрәләр еш күрергә мөмкин. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та әлеге киемгә аерым игътибар бирә. Узган ел ул үзенең боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасын раслады. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.

Башкортстанда эшлекле башкорт костюмы буенча регламент әзерләнүе турында Радий Хә­биров 2020 елның сен­тябрендә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестива­лендә катнашкан Русиянең халык артисты Надежда Бабкина белән очрашуда хәбәр иткән иде.
Радий Хәбиров ул вакытта кунакка, төбәктә киемдә традицион элементларга кызыксыну арта, дип сөйләде. Башкорт костюмы эшлекле даирәгә, көндәлек тормышка әкренләп үтеп керә.
Ир-атлар өчен стильләш­терелгән эшлекле башкорт кос­тюмы басып торган якалы казакин, лампаслы яки классик чалбар, бер төсле тукымадан күлмәк һәм классик варианттагы аяк киеменнән тора.
Моннан тыш, ир-атлар костюмы камзол, билбау-кушак, түбәтәй белән тулыландырылырга мөм­кин. Ирләр йөзеге һәм печаткалар булырга да мөмкин.
Хатын-кызларның стиль­ләштерелгән башкорт эш костюмы уртача озынлыктан бераз түбән җиңле эшлекле күлмәк, күзгә бәрелеп бармаган чигүле блузка һәм итәк, эшлекле пинжәк яисә жилет, камзол, шулай ук кос­тюмга ярашлы классик аяк киеменнән тора. Хатын-кызлар шулай ук тыйнак кына зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия, күкрәкчә, бил каешы куллана ала.
Костюмнар ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер тонда һәм чагу буяуларсыз булырга тиеш. Классик стильгә туры килми торган прическа йөртергә ярамый.
Исегезгә төшерәбез, традицион башкорт киеменә моданы республика Башлыгы Радий Хәбиров кертте.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: