- Халыкара күргәзмәләр – Башкортстан предприятиеләренә республика продукциясенең чит ил мәйданчыгында югары сыйфатын һәм көндәшлек өстенлекләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу шулай ук тышкы базарларда аерым компаниянең дә, тулаем төбәкнең танылу дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә, - дип шәрехләде Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләт комитеты Башкортстан экспортны яклау үзәге белән берлектә республиканың кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән 5 субъектының күргәзмәдә катнашуын оештыра.
Фото: srk.nationalpriority.ru