+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 12:38

Авыллар арытаба да үссен!

Бу җәһәттән программалар да нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.

Авыллар арытаба да  үссен!
Авыллар арытаба да үссен!

2021 елда Башкортстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкның мәшгульлегенә булышлык итү юнәлешен гамәлгә ашыру темплары ике мәртәбә артты. Сентябрь башына проектны тормышка ашыруга 2,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән, узган ел сумма икеләтә кимрәк булган.

Федераль программа юнәлешләре кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә югары, урта һәм өстәмә һөнәри белем алу, шулай ук практикант студентларга хезмәт һәм яшәү өчен түләү белән бәйле чыгымнарның 90 процентка якыны кире кайтарыла.

- Бүген агросәнәгать комплексында кадрлар кытлыгы күзәтелә, шул исәптән безнең төбәктә дә. Мәсьәләне хәл итүдә безгә «КРСТ» программасының авыл халкы мәшгульлегенә ярдәм итү юнәлеше дә ярдәм итә, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Агымдагы елда программа мөмкинлекләреннән әлегә республиканың агросәнәгать комплексының 31 предприятиесендә файдаландык. Алар ике пункт буенча да федераль бюджеттан субсидия алды. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 2,5 миллион сумнан артып китте. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Илшат Фазрахманов авыл хуҗалыгына эшчеләр җәлеп итү "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт программасы үтәлешенә бәйле чараларны да үстерүен билгеләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: