+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 20:41

Һәркем сайлауларны күзәтә ала

Моңа теләк белдерүчеләр сайлаулар барышы белән канәгать калды.

Һәркем сайлауларны күзәтә ала
Һәркем сайлауларны күзәтә ала

Бүген Башкортстанда Иҗтимагый күзәтү үзәге килүчеләрне кабул итә башлады. Үзәк эшендә реаль вакыт режимында катнашырга теләк белдергән 9 кешенең 6сы үзәкнең урыннардагы мониторлар аша тавыш бирү барышын күзәтә алды. Үзәк мөмкинлекләрен сынап карарга карар кылганнарның берсе 22 яшьлек Павел Платонов булды. Ул монда Уфа шәһәренең 209нчы участок сайлау комиссиясендә хокук бозулар булу-булмавын күзәтергә килгән.

- Ишетеп кенә килдем. Әти тәкъдим итте. Участокта барысы да яхшы, бер сәгать дәвамында күзәттем, хокук бозуларны сизмәдем. Үзәктә барысы да яхшы оештырылган, уңайлы. Аннан тыш, тагын ике егет һәм кыз гражданлык позициясен күрсәтергә һәм участокларда ниләр барганын шәхсән карарга уйлаган. Аларга Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алия Әхмәдуллина да кушылды. Бу сайлауларда ул 194нче участок сайлау комиссиясендә иҗтимагый күзәтүче сыйфатында эшли.

- Монда дежур булсам, үз урынымны читтән торып күрә алуым бик уңайлы. Барлык участокларны трансляцияләнә торган видеостенадан күзәтергә кызык иде, участокларда хәрәкәтне күзәтергә була, барысы да ничек оештырылган, вакыйганың реаль картинасы нинди булуы ачык күренә. Иҗтимагый штаб әгъзасы Юлия Картешко кичә Уфаның сайлаулар үткәрүгә әзерлеген бәяләү өчен мониторинг төркеме белән чыкты. Күзәтүчеләр өчен урыннар, бланкларны саклау өчен сейфлар, яшерен тавыш бирү өчен кабиналар пәрдәләре буенча кисәтүләр ясады. Бүген Иҗтимагый күзәтү үзәгендә Юлия тавыш бирү участокларын тикшерергә булган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: