-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2021, 11:40

Матбугат үзәгендә җанлы сөйләшүләр дәвам итә

“Сайлаулар төне 21” матбугат үзәгендә кандидатлар Айдар Зөбәеров һәм Артур Хаҗигалиев сорауларга җавап бирде.

Матбугат үзәгендә җанлы сөйләшүләр дәвам итә
Матбугат үзәгендә җанлы сөйләшүләр дәвам итә

“Сайлаулар төне 21” матбугат үзәгендә кандидатлар Айдар Зөбәеров һәм Артур Хаҗигалиев сорауларга җавап бирде.

Брифингта төрле темларга сораулар яңгырады. Өйләрне җылыту проблемасыннан алып, пенсия реформасына кадәр мәсьәләләр тикшерелде. Айдар Зөбәеров пенсия реформасының халыкның гомер озынлыгы белән бәйле булуын билгелде. “Медицина сыйфаты, яшәү сыйфаты яхшыра”, — диде кандидат.

“Әгәр бу сайлауларда җиңмәсәгез, нишлисез?” — дигәнгә Артур Хаҗигалиев болай җаваплады: "Белемемне үстерүне дәвам итәчәкмен!” Ә Айдар Зөбәеров күңелен төшермәячәген һәм сәясәткә яңадан әйләнеп кайтачагын әйтте һәм тарихта мондый мисаллар күп булуын билгеләде.

Шулай ук матбугат үзәгендә сайлау участокларыннан күзәтүчеләр дә туры элемтәгә чыкты. 62нче участоктан Мария Фәезова санитар таләпләрнең катгый үтәлешен, һәммәсенең битлекләрдә булуын, һәр сайлаучыга шәхси ручка бирелүен әйтте. Күпләр “Рәхмәт” акциясен ошаткан. Чөнки ул күп кибетләрдә ташламалар белән товар алу мөмкинлеге бирә. Ә менә 18 яшьлек сайлаучылар әлегә бу участокта булмаган, күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә.

Баймак шәһәреннән күзәтүче Гөлназ Ивлева сайлауга килүче кешеләрнең кәефе яхшы булуын ассызыклады. “Халык бәйрәмгә килгәндәй килә!” — диде. Биредә иң яшь сайлаучыларга бүләк тә әзерләгәннәр икән.

Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров брифингта эшнең яхшы оештырылуын, нәтиҗәләрнең күренүен билгеләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: