+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2021, 12:01

Чүлмәкләрең матур кый!

Кыйгы районының Дүшәмбикә авылында чүлмәкче һөнәрен кабат кайтаралар.

Чүлмәкләрең матур кый!
Чүлмәкләрең матур кый!

Моның өчен Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче "Мәгариф" проекты кысаларында авыл китапханәсендә балчык әвәләү өчен арт-студия ачылды. Ул "ГлиноЛепкин" дип атала.

Бу шартларга агымдагы елда Президентның гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантларына ирешү нәтиҗәсендә лаек булдылар. Әнә шул грант акчасына кирәкле җиһаз һәм корылмаларны алып урнаштырдылар да инде Дүшәмбикәдә.

Булачак чүлмәкчеләр остаханәсен ачуда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Светлана Турыҗанова һәм Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, Дүшәмбикә авылы хакимияте рәисе Филнүс Гыйззәтуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Шәрәфетдинов катнаштылар.

Китапханәче осталык дәресе уздыргач та балалар да, өлкәннәр дә балчык әвәләү эшенә тотынып карады.

Фото: Кыйгы районы хакимияте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: