Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме арту исәбенә өч миллионга якын русияленең хезмәт хакы күтәреләчәк.
«Киләсе елдан минималь хезмәт хакын 13 600 сумнан арттыру планлаштырыла. Бу карар исәбенә өч миллионга якын кешенең хезмәт хакы артачак», — ди Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Әлеге документ нигезендә күрсәткечләр кулланучылар кәрзиненнән түгел, ә медиана керемнән (уртача хезмәт хакының 42 проценты күләмендә булыр дип көтелә) чыгып исәпләнә.
Фото: "Кремлин.ру"