-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
28 сентябрь 2021, 13:50

Халык санын алуны үткәрүгә әзерлек югары

Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында "Башкортостанстат" җитәкчесе Әкрам Ганиев хәбәр итте.

Халык санын алуны үткәрүгә әзерлек югары
Халык санын алуны үткәрүгә әзерлек югары

Аның әйтүенчә, Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Оештыру планы белән республикада 7431 исәп-хисап, 1235 исәпкә алу участоклары булдыру планлаштырыла. Исәпкә алу участоклары - 29 сентябрьдән 25 ноябрьгә кадәр, исәп участоклары 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Хәзерге вакытта контролерлар һәм исәпкә алучыларны сайлап алу эше төгәлләнде. Киңкүләм исәпкә алу персоналын укыту эш башлануның беренче өч көнендә узачак.

Халык санын алу өчен билгеләнгән барлык кирәкле инструментлар һәм экипировка муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына таратылган.

Әкрам Ганиев ассызыклап үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне кисәтү, хәвефсез эшләү өчен шартлар тудыру максатыннан барлык персонал шәхси саклану чаралары (битлек һәм перчаткалар) белән тәэмин ителә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: