-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 сентябрь 2021, 19:51

Газизләребезне саклыйк!

Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсендә ата-аналар өчен белем бирү программасы кысаларында “Хәвефсез балачак” дип аталган матбугат конференциясе узды.

Газизләребезне саклыйк!
Газизләребезне саклыйк!

Анда автомобильдә балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Шулай итеп, Стәрлетамакның бу дәваханәсе балаларны автомобильдә йөртү буенча курслар үтәчәк икенче үзәк булды. 2019 елда “Хәвефсез балачак” проекты “Республика клиник перинаталь үзәге” базасында старт алган иде.

Проект Русия Президенты Владимр Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты һәм “Хәвефсез автомобиль юллары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

2019 елдан алып тормышка ашырылучы “Хәвефсез балачак” проекты 2021 елга Русиянең 85 субъектында 100 шәһәрне үз эченә алачак.

Фото: nash-kislovodsk.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: