+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 19:53

Юлларга тузан төшмәсен!

Быел Төркиягә ял итәргә Русиядән 2,5 миллион кеше барган, катлаулы эпидемиологик шартларда туризм вәзгыяте акрынлап яңара.

Юлларга тузан төшмәсен!
Юлларга тузан төшмәсен!

Бүген Сочида Русия Президенты Владимир Путин Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Алар Сүрия, Ливия, Әфганстан илләре һәм Кавказ аръягы төбәге, шулай ук Төркия өчен аеруча әһәмиятле туризм тармагы турында, фикер алышты.

«2019 елда Төркиядә 6,8 миллион Русия туристы булган, ә былтыр бары тик 1,5 миллион. Хәзер вәзгыять акрынлап төзәлә, агымдагы елның 9 аенда 2,5 миллион Русия туристы Төркиягә барган», — диде Русия Президенты Владимир Путин әлеге очрашуда.

Путин сүзләренчә, коронавирус эпидемиясе тулаем алганда бөтен дөньяда туристлык тармагына зур зыян китерде. 

Эрдоган Русия хакимиятенә бу юнәлештә илгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Шулай ук Русия гражданнарына бу чорда безнең илдә ял итүне өстен күргәннәре өчен рәхмәт», — диде ул.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: