+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2021, 18:16

Владимир Путин "Ел укытучысы" финалчылары белән очрашачак

Русия Президенты Владимир Путин 5 октябрьдә видеоэлемтә режимында "Ел укытучысы" Бөтенрусия конкурсы финалчылары белән очрашачак, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Владимир Путин "Ел укытучысы" финалчылары белән очрашачак
Владимир Путин "Ел укытучысы" финалчылары белән очрашачак

"Бишенче октябрьдә Владимир Путин "Ел укытучысы" Бөтенрусия конкурсы финалчылары белән видеоэлемтә режимында очрашачак", - диелә хәбәрдә.

Конкурсның финалына илнең барлык төбәкләреннән 85 кеше чыкты, дип билгеләп үтелә. Алар арасында 15 урыс теле һәм әдәбияты, 14 инглиз теле, 14 башлангыч сыйныф, 11 тарих һәм җәмгыять белеме, 8 физика, 7 математика, 6 биология, 5 информатика, 2шәр химия һәм физик культура, 1 география укытучылары бар.

Моңа кадәр ил Президенты "Ел укытучысы" телетамашасын булдырырга кушкан иде.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: