-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 октябрь 2021, 15:50

"Хезмәтегез бәяләп бетергесез"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Укытучылар көнендә бер төркем педагогка дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Хезмәтегез бәяләп бетергесез"
"Хезмәтегез бәяләп бетергесез"

"Укытучылар көне - Русиянең һәр кешесенә якын булган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, һәм укытучылар хезмәтенең әһәмияте бәяләп бетергесез, - диде Башкортстан Башлыгы мәгариф хезмәткәрләренә - дәүләт бүләкләре һәм авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга сертификатлар тапшыру тантанасында.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның июлендә үзенең Указы белән республика Башлыгы, яшь, перспективалы авыл педагогларына ярдәм итү өчен, 600 мең сум күләмендәге грантны гамәлгә куйды. Аларга халык саны 10 000 кешедән артмаган авыллар мәктәпләрендә эшләүче 35 яшькә кадәр укытучылар дәгъва итә ала. 2020 елда грант суммасы 690 мең сумга кадәр арттырылды.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, укытучылар бик мөһим тәрбия эше башкара, шулай ук балалар алдында яңа белемнәр дөньясы ачалар.

«Без мәгариф өлкәсен үстерүгә, аның матди-техник җиһазланышына җитди игътибар бирәбез. Соңгы өч елда без 37 мәктәп, 49 яңа балалар бакчасы төзедек, - диде Радий Хәбиров. — Ил Президенты йөкләмәсе буенча ел ахырына кадәр мәктәп биналарына, барыннан да элек авыл мәктәпләренә, капиталь ремонт ясау буенча федераль программа кабул ителәчәк. Республика заявкасына ремонт кирәк булган 365 мәктәпне керттек. Безнең мәгариф системасы Русиядә иң эре системаларның берсе булып тора, һәм, барлык кыенлыкларга да карамастан, аны үстерү буенча программалар гамәлгә ашырылачак».

Республика Башлыгы соңгы ике ел республиканың югары белем бирү системасы өчен бик уңышлы булуын искәртте. Русия Хөкүмәте Башкортстанда Евразия фәнни-тикшеренү үзәге төзүне хуплады, төбәк Уфада студентлар кампусы төзүгә керешәчәк. Башкортстанның өч югары уку йорты "Приоритет 2030" федераль программасына керде.

"Мин шулай ук сезгә пандемия белән бәйле катлаулы вакытта хезмәтегезне тиешле дәрәҗәдә башкарган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бер-бер артлы йөзләгән мең бала дистанцион белем ала алсын өчен шартлар тудырдыгыз. Коронавирус белән хәл әле дә бик катлаулы. Шуңа карамастан, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә без нигездә мәктәпләрдә көндезге укытуны саклап кала алдык, әмма аларның бер өлешен дистанцион укытуга җибәрдек. Анык чаралар укытучылар һәм укучылар арасында авыручылар санын кискен киметергә мөмкинлек бирде", - диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, елдан-ел республика укучылары имтиханнарда югары нәтиҗәләр белән куандыра. Быел 109 бала йөз балл нәтиҗәсен күрсәтте, ә биш чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча 100 балл алды. Бүген республиканың 10 педагогы - «Башкортстанның атказанган укытучысы» исемен, ә 40 яшь авыл укытучысы 690 мең сумлык сертификатлар алды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: