+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2021, 19:50

Җиңүен теләп торыйк!

Стәрлетамак шәһәре балалар бакчасы тәрбиячесе “Русиянең ел тәрбиячесе” ХІІ Бөтенрусия һөнәри конкурсында 15 лауреат арасына керде.

Җиңүен теләп торыйк!
Җиңүен теләп торыйк!

Сочида “Русиянең ел тәрбиячесе” XII Бөтенрусия һөнәри конкурсының 15 лауреаты игълан ителде, алар финалның икенче турында катнашачак һәм конкурста җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Конкурсның икенче туры ике сынауны үз эченә ала – “Педагог остаханәсе” һәм “Ток-шоу”.
15 лауреат арасында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге 88нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Гуленина да бар. Наталья Валентиновнага финалда конкурс сынауларын лаеклы узуын, талантын һәм осталыгын уңышлы күрсәтүен телибез!

Конкурс нәтиҗәләре 8 октябрьдә билгеле булачак. Билгеле булуынча, "Русия ел тәрбиячесе" Бөтенрусия һөнәри конкурсы Русия Мәгариф министрлыгы һәм Гомумрусия мәгариф профсоюзы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурс 4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә уза. Конкурста бәйгенең төбәк этапларында җиңүче 83 конкурсант катнаша.

Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: