+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2021, 22:25

Радий Хәбиров Тимур Соин белән очрашты

Заправкалар саны 48 җитәчәк.

Радий Хәбиров Тимур Соин белән очрашты
Радий Хәбиров Тимур Соин белән очрашты

Санкт-Петербургтагы газ форумында республика Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром газомоторное топливо» җәмгыяте генеральный директоры Тимур Соин белән очрашты. Башкортстанда инде 28 газ заправкасы станциясе бар, ләкин бу аз. Быел һәм киләсе елда төбәктә запрпавкалар саны 48гә җиткереләчәк.

Башкортстанда аларны төзү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Барлык проектларны республика Башлыгы каршындагы Инвестиция советы аша уздыралар, бернинди каршылыкларсыз җир участогы бүлеп бирүгә, барлык техник мәсьәләләрне оештыруга бәйле карарлар кабул итәләр.

Әмма газ заправкалары төзү аз, тирә-якта инфраструктура кирәк. «Башавтотранс» өчен автобусларның бер өлешен инде газ ягулыгында сатып алалар, планда - авыл хуҗалыгы техникасын газга күчерү һәм башкалар. Бу арзанрак һәм экологик яктан күпкә чистарак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: